Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Казаньоргсинтез» заводында янгын турындагы мәгълүматны коткаручылар кире какты
Анда газүткәргечләрне газдан арындыралар, технологик процесс бозылмаган, әйләнә-тирә мохиткә һәм шәһәр халкына куркыныч янамый.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген янгын сагының 101 номерына «Казаньоргсинтез» заводы территориясендә факеллар януы турында хәбәр иткәннәр. Анда янгын сүндерүчеләр килгән, әмма янгын чыкмавын ачыклаганнар.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, анда газүткәргечләрне газдан арындыралар, технологик процесс бозылмаган, әйләнә-тирә мохиткә һәм шәһәр халкына куркыныч янамый.
«Казаньоргсинтез» гаммәви акционерлык җәмгыяте мәгълүматы буенча, этилен заводында чимал җитмәү сәбәпле, бер цехта эш туктатылган. Шуңа күрә факелларның көчле януы күзәтелә.
Производствоны эшләтеп җибәргәндә, «Казаньоргсинтез» факелларында этан-этилен һәм пропилен фракциясе яна. Шул вакытта су пары һәм углекислый газ бүленеп чыга. Әйләнә-тирә мохиткә куркыныч янамый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз