Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хоккейчылар утырган самолет экстрен рәвештә Түбән Камага төшүне прокуратура тикшерә
Җирдә ачыкланганча, самолетның алгы ишеге герметиклыгын югалткан.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Амур» хоккей командасы утырган самолет ашыгыч рәвештә Түбән Кама аэродромына төште. Шул сәбәпле, Кама транспорт прокуратурасы очышларның иминлеге турындагы закон үтәлешен тикшерә башлады.
Бу хәл бүген төнге сәгать беренче яртыда булган. «Якутия» авиакомпаниясенең «Боинг-737» самолетының Бигеш аэропортыннан Хабаровскига баруы була. Бортта 42 пассажир һәм 8 экипаж әгъзасы бар. Әмма очып китеп 5 минут узгач, бортпроводниклар самолетның алгы ишеге ягыннан салонга һава кергән тавыш ишеткән. Капитан очып киткән аэропортка төшү турында карар кабул иткән.
Җиргә төшкәч ачыкланганча, алгы ишек герметиклыгын югалткан. «Якутия» авикомпаниясе хоккейчылар өчен резервтагы бортны биргән.
«Урынга Кама транспорт прокуроры һәм полициянең линияле бүлегенең тикшерү-оператив төркеме килгән. Бу вакыйганы транспорт прокуратурасы тикшерә, җаваплы вазифаи затларның гамәлләренә бәя бирә, кирәк булган очракта, тиешле чаралар күрәчәк», — дип аңлаттылар ведомство матбугат хезмәтендә.
Урында тикшерүчеләр эшли, алар бу хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз