news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручыны тоткарлаганнар

Тикшерүчеләр фаразлавынча, ул район балансындагы милекне исәптән чыгарган, әмма исәптән чыгарылган техника һәм биналардан район җитәкчелегенә якын торган кешеләр файдалануын дәвам итә.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы кулга алынган. Ул 88 миллион сумлык мошенниклыкта шикләнелә. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, узган елның язында «Татагролизинг» һәм республиканың Мөслим районы арасында килешү төзелгән. Аның буенча район бюджетына 88 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы һәм биналар тапшырганнар.

2019 елның июнендә Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы 36 яшьлек ир-ат район балансындагы милекне исәптән чыгарган. Әмма тикшерүчеләр фаразлавынча, исәптән чыгарылган техника һәм биналарның бер өлеше белән район җитәкчелегенә якын торган кешеләр файдалануын дәвам итә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы идарәсе һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә башкарма комитет җитәкчесенең эзенә төшкәннәр. Ир-ат үз гаебен танымаган.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада ир-атка карата чикләү чарасы билгеләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100