news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә яшәүче ир-атның алимент буенча 600 мең сумга якын бурычы җыелган

Суд аңа 5 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, хезмәт хакының биш процентын дәүләт файдасына тотып калыначак.

(Бөгелмә, 20 октябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмәдә яшәүче әти кешенең алимент буенча 600 мең сумга якын бурычы бар. Суд 32 яшьлек ир-атны алимент түләмәүдә гаепле дип тапкан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

2014 елның 4 сентябреннән хөкем ителүче балигъ булмаган баланы карап тоту өчен ай саен хезмәт хакының яки башка кеременең дүрттән бер өлеше күләмендә акча түләргә тиеш була. Әмма хөкем ителүче алимент түләүдән баш тарта, балага матди ярдәм күрсәтми, эшкә урнашмый.

Алиментлар буенча гомуми бурычы 594 мең сумнан артып киткән. Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган һәм үкенүен белдергән. Суд аңа 5 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, хезмәт хакының биш процентын дәүләт файдасына тотып калыначак. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100