Казанда ДПС хезмәткәрләреннән качкан “Лада” йөртүчесен кулга алганнар

Тонировкалы автомобиль артыннан куганда патруль машинасы түбәсенә капланган һәм йөртүчесенә зыян килгән.
(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). Казанда патруль хезмәткәрләреннән качкан “Лада” йөртүчесен тоткарлаганнар. Хокук бозган машина артыннан куган вакытта ДПС машинасы түбәсенә капланган. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.Агентлыкка мәгълүм булганча, 26 яшьлек шофер үз өендә качкан. Полиция хезмәткәрләре аны шунда тапкан. Алдарак “Татар-информ” Гвардейская урамында патруль машинасының тонировкалы “Лада” автомобиле артыннан кууын хәбәр иткән иде. Куышкан вакытта патруль машинасы чит ил автомобиле белән бәрелешә һәм түбәсенә каплана. ДПС машинасы йөртүчесен хастаханәгә алып китәләр.