РФ ҖКның 228, 228.1 маддәләре буенча гаеплеләрнең һәркайсына карата суд-медицина экспертизасы билгеләү кирәк

РФ Җинаять кодексының наркотик, психотроп матдәләргә бәйле маддәләре буенча быел 2262 кеше хөкем ителгән

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел 9 айда, Россия Җинаять җаваплылыкларын үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җинаять җаваплылыгын үтәтү инспекциясе (УИИ) хисабы буенча, РФ Җинаять кодексының 228 нче, 228.1 нче маддәләре (наркотик, психотроп матдәләрне яки аларның тиңдәшләрен законсыз алу, саклау, күчереп йөртү, ясау, яңадан эшкәртү; шуларны җитештерү, сату яки салып җибәрү) буенча хөкем ителгән 2262 (былтыр шушы ук вакытта – 2215) кеше узган. Хөкем ителгәннәрнең 146сы суд карары белән наркоманиядән мәҗбүри дәвалау курсы үтәргә тиеш – ел башыннан бирле инспекция исәбенә шуның кадәр кеше куелган, ягъни әлеге маддә буенча хөкем ителгәннәрнең 6,6 процентын гына суд карары нигезендә мәҗбүри дәвалау мөмкинлеге бар.

Кагыйдә буларак, дәвалауга 2 атна чамасы вакыт бирелә, ләкин, наркоманнарның күп еллар буена агулануы сәбәпле, организмны андый кыска вакытка каралган дәвалау курсы тулысынча тернәкләндерүгә китерми. Моның өчен 45-90 көн таләп ителә һәм бу Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының “Наркологик авыруларны диагностикалау һәм дәвалауның стандартларын раслау турында”гы 1998 елның 28 апреленда гамәлгә кертелгән 140 нчы әмерендә билгеләнгән.

Наркотик бәйлелектә булулары турында җитәрлек мәгълүмат булуга карамастан, алдан тикшерү уздыру органнары гаеплеләрнең һәрберсенә карата суд-медицина экспертизасы билгеләми. Судлар исә, экспертиза нәтиҗәләре кулларында булмагач, дәвалануда ихтыяҗ булганнарга наркоманиядән мәҗбүри дәвалау курсы узуны йөкләми. Бүген 144 кеше мәҗбүри дәвалану уза (былтыр шушы ук вакытта – 98), 2се Җинаять кодексын кабат бозган: берсе - шушы ук 228 нче, икенчесе - 162 нче маддә буенча.

Хөкем ителеп, Татарстанда җәза срогын тутыра торганнарның тагын 70е – наркотик бәйлелектәге, нигездә, БДБ илләре кешеләре. Хәзерге вакытта Әлмәттәге 8 нче төзәтү колониясендәге 35енә кичекмәстән ярдәм таләп ителә, ягъни медицина юлы белән организмдагы киеренкелекне йомшарту кирәк. Сәламәтлек саклау министрлыгы белән тыгыз элемтәдә эшләсәк тә, урыннарда оперативлык җитенкерәми. Шуңа күрә, эшне бу мәсьәләдә башка төрлерәк корырга кирәк.

Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева рәислегендә республиканың наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында Россия Җинаять җаваплылыкларын үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Рафаил Дәүлиев шартлы рәвештә хөкем ителгән наркотик бәйлелектәге затларны наркоманиядән суд карары белән мәҗбүри дәвалау курсы узуларын оештыру һәм әлеге карарның үтәлешен контрольда тоту турындагы чыгышында шундый проблема күтәрде.

Утышыр рәисе ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәрраховтан моның буенча ачыклык кертелүне сорагач, министр: “Бу - бөтен илебез буенча системалы проблема. Иминият медицинасының буе җитеп бетмәү белән аңлатырга була моны. Гомумән, наркомания генә түгел, туберкулез, ВИЧ-инфекцияләнгәннәр белән дә шундый хәл”, - диде. З.Вәлиева судларны бу мәсьәләдә инициативалы булырга өндәде һәм, проблема республика комиссиясендә беренче тапкыр гына кузгатылганга, ул соңрак махсус утырышта хәл ителәчәк, дип белдерде.