news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бер ир-ат икенчесенә травматик коралдан аткан

Аткан вакытта пистолет хуҗасының исерек булуы ачыклана.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кич эштән соң өйгә кайтышлый Росгвардия гаскәре хезмәткәре Максимов урамында ызгышучы ике ир-атны күреп ала. Кинәт аларның берсе пистолетка охшаган әйбер чыгарып, икенчесенә ата.

Росгвардияче йөгереп килеп, аткан кешенең коралын тартып ала һәм кулына богау салып өлгерә. Ә бу вакытта зыян күрүче вакыйга урыныннан кача. Тиздән полиция хезмәткәрләре тоткарланучы кешенең «Оса» травматик пистолетын ала. Аткан вакытта пистолет хуҗасының исерек булуы ачыклана.

Алга таба тикшерү өчен, оперативниклар аны җирле полиция бүлегенә китерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100