news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы шәһәре мэриясе янында Пермьдә һәлак булучылар истәлегенә мемориал оештырылган

Шәһәрнең мәгариф объектларын иминлек системасы белән тәэмин итүгә шәһәр бюджетыннан 244 млн сум бүлеп биреләчәк.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Чаллы шәһәре мэриясе янында Пермьдә һәлак булучылар истәлегенә вакытлы мемориал оештырылган. Бу хакта шәһәрнең җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова инстаграмда хәбәр итте.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев инициативасы буенча депутатлар корпусы тарафыннан мәгариф объектларын иминлек системалары белән тәэмин итүгә шәһәр бюджетыннан 244 млн сум бүлеп бирү килештерелде, дип искәртте спикер.

«Чаллы мәгариф учреждениеләре террорчылыкка каршы саклауны тәэмин итү өчен барлык кирәкле чараларны күрә: керү режимы көчәйтелгән, техник саклау тәэмин ителгән», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100