Шаһитлар Түбән Камада яшүсмернең хатын-кызга ташлануын видеога төшергән

Түбән Кама полициясендә килеп чыккан факт буенча тикшерү үткәрелә.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Шаһитлар Түбән Камада яшүсмернең спорт мәйданчыгында хатын-кызга ташлануын видеога төшергән. Бу инцидентның видеоязмасын кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырган.Кадрларда мәйданчыкта хатын-кыз һәм яшүсмернең югары тонда сөйләшүләре күренә. Күпмедер вакыттан соң үсмер малай хатын-кызның чәчләренә ябыша һәм берничә тапкыр йодрыгы белән сугарга омтыла.Социаль челтәрләрдән алынган мәгълүматларга караганда, низаг яшүсмернең әлеге хатынның баласыннан акча таләп итүе аркасында килеп чыккан.«Татар-информ»га хәбәр итүенчә, Түбән Кама полициясендә әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. «Бу факт буенча тикшерү башланды, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.