Татарстан трассасында автобус тиешсез урында юл аша чыккан хатын-кызны бәрдергән

Юл һәлакәте кичә Мәскәү – Уфа автомобиль юлының 897нче чакрымында – республиканың Теләче районында булган.
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Татарстанның М7 трассасында автобус тиешсез урында юл аша чыккан хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.«Кичә 20.20 сәгатьтә Мәскәү – Уфа автомобиль юлының 897нче чакрымында – республиканың Теләче районында «Хайгер» автобусын идарә итүче 51 яшьлек ир-ат тиешсез урында юл аркылы чыгып барган 45 яшьлек хатын-кызны таптаткан», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.Хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.