Компенсация алырга теләгән әлмәтле акчасыз калган

Ханым мошенниклар күрсәткән исәп-хисап счетына 172 550 сум акча күчергән.

(Әлмәт, 20 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Полиция бүлегенә 54 яшьлек әлмәтле мөрәҗәгать итеп, мошенниклар корбаны булганын хәбәр иткән. Билгесез зат зыян күрүченең өй телефонына шалтыратып, элек сатып алынган биологик актив өстәмәләр өчен компенсация вәгъдә иткән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Компенсация алу өчен әлмәтле салым түләргә тиеш булган. Шалтыратулар 22 июльдән 15 августка кадәр дәвам иткән. Нәтиҗәдә, ханым мошенниклар күрсәткән исәп-хисап счетына 172 550 сум акча күчергән.

Ләкин вәгъдә иткән компенсация аңа барып җитми, шалтыратучылар да элемтәгә керми. Соңрак полиция хезмәткәрләре әлеге телефон номеры Мәскәүдә теркәлгән булуын ачыклыйлар. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатыла.