Казан кибетендә атыш оештырган ир-атны ел ярымга шартлы рәвештә хөкем иткәннәр

48 яшьлек ир-атны «Корал кулланып кылынган хулиганлык» маддәсе буенча гаепле дип тапканнар.
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Казанның бер кибетендә атыш оештырган 48 яшьлек ир-атны ел ярымга шартлы рәвештә хөкем иткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.«26 май көнне иртән 48 яшьлек ир-ат Оренбург трактындагы бер кибеттә, аңа шифалы су саткан вакытта тоткарлык күрсәтүләрен сылтау итеп, сумкасыннан травматик пистолет тартып чыгарган һәм түшәмгә бер тапкыр аткан», - дип белдерде агентлыкка Руслан Галиев.Суд ир-атны «Корал кулланып кылынган хулиганлык» маддәсе буенча гаепле дип тапкан һәм шартлы рәвештә ел ярымга ирегеннән мәхрүм иткән.