Әлмәт районында транспорт һәлакәтендә 15 яшьлек кызның һәм 10 яшьлек малайның гомере өзелгән

Аларның исән калу мөмкинлеге булган, дип фаразлый ЮХИДИ хезмәтендәгеләр

 (Казан, 20 август, “Татар-информ”). Татарстанның Әлмәт районында чыккан транспорт һәлакәтендә 15 яшьлек кызның һәм 10 яшьлек малайның гомере өзелгән, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге.

Бүген 9.45тә Әлмәт – Лениногорск һәм Әлмәт – Чупай тигез әһәмияттә булмаган юллар чатында “Scania” йөк автомобиле белән идарә иткән 52 яшьлек ир-ат икенчел әһәмияттәге юлдан барганда юл бирми һәм Чупай авылыннан Әлмәткә таба барган 47 яшьлек ир-ат идарәсендәге “Лада Калина” белән бәрелешә. Шуннан соң “Лада Калина” икенчел әһәмияттәге юлда төп юлдан килгән транспорт чараларына юл бирү өчен туктаган “Lifan” автомобиленә килеп керә.

Һәлакәт нәтиҗәсендә, “Лада Калина”дагы балигъ булмаган 2 пассажир шунда ук җан бирә, әлеге автомобильнең йөртүчесе һәм тагын 1 пассажиры хастаханәгә озатыла.

15 яшьлек кыз куркынычсызлык каешы белән эләктерелгән, 10 яшьлек малай автомобильдә балаларны тотып тору өчен каралган махсус җайланмада йөртелгән булса, алар исән калыр иде, дип ышандыралар ЮХИДИ идарәсендә. “Автомобиль кузовына зур зыян килмәгән, анда “исән калу” киңлеге җитәрлек дәрәҗәдә калган булган”, – дип ассызыклана хәбәрдә.