Лениногорскидагы офиска кораллы һөҗүм булган

Хезмәткәрләр, куркудан, кассада булган дистә меңнәрне һөҗүмчегә биреп чыгара

 (Казан, 20 август, “Татар-информ”). 18 август көндезге сәгать 10 да Лениногорскиның Шашин урамындагы бурычка акча биреп тору оешмасы офисына пистолетка охшаган әйбер тоткан тоткан берәү килеп кереп, акча таләп итә.

Хезмәткәрләр, куркып, кассада булган 83 меңгә якын акчаны чыгарып бирәләр. Һөҗүм итүче акчаны алып, тиз генә чыгып кача. Хәзерге вакытта тикшерү бара, дип хәбәр итә “Заман сулышы” газетасы.