Буадагы хатынның бавырына пычак белән кадаганнар

Зыян китерүче һөҗүм иткән ир янына кунакка барып йөргән булган

 (Казан, 20 август, “Татар-информ”). Кичке 10 сәгатьләрдә район үзәк дәваханәсенә пычак кадалган 26 яшьлек хатын-кызны китерделәр. Пычак аның бавырын тишкән.
Яралы хатын-кыз Татар Биморзасы авылындагы берничә тапкыр хөкем ителгән, күп мәртәбәләр административ җаваплылыкка тартылган 47 яшьлек ир-ат өендә булган. Вакыйга булган урында полицейскийлар тикшерү үткәрәләр.

Буада яшәүче хатын исә беркайда да эшләмәгән, берничә тапкыр җинаять, административ җаваплылыкларына тартылган булган, 1962 елгы ир-ат янына даими кунакка килеп йөргән, дип яза “Байрак” газетасы.