Чирмешән районындагы юл һәлакәтендә 43 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде

Наталия Шакированың ирен эштән, Кармалкадан каршы алырга баруы була.
(Казан, 20 июль, “Татар-информ”, "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). 17 июль көнне кичке тугызынчы яртыларда Акъяр-Чирмешән-Шентала юлының Имәнлек урманы белән Кармалка борылышы арасындагы юл участогында ВАЗ-2114 автомашинасы әйләнеп каплана. Аның йөртүчесе, Чирмешәннән 43 яшьлек хатын-кыз, ни кызганыч, шунда ук җан биргән. Җирле басма шул хакта яза.   "Күрүчеләр әйтүенчә, бәлагә таручының машинасы әүвәл юлның уң як кырыен эләктерә, аннан кинәт каршы  якның юл читенә төшеп әйләнеп каплана. Кызу да барган", – ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе баш дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров. Күрәчәк, Наталия Шакированың ирен эштән, Кармалкадан каршы алырга баруы була. Аның ике баласы әнисез калды, диелә хәбәрдә.