news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ОТР каналының генераль директоры Анатолий Лысенко вафат булган

Аңа 84 яшь иде.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). ОТР телеканалының генераль директоры Анатолий Лысенконың үлеме сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин журналистның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Аңа 84 яшь иде.

Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә сылтама белән РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Анатолий Лысенко — совет һәм Россия телевидениесе эшлеклесе, журналист, режиссер, продюсер, 2012 елдан «Россия иҗтимагый телевидениесе» (ОТР) оешмасы генераль директоры, 2002 елдан «Халыкара телевидение һәм радио академиясе» Халыкара иҗтимагый оешмасы президенты.

Ул Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган журналисты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты һәм Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты исемнәренә лаек булган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100