news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Квадроциклда йөргәндә бала һәлак булганнан соң җинаять эше ачылды

Исерек хатын-кыз дустын һәм аның ике баласын квадроциклга утыртып, Идел елгасы янына пристаньга илтеп куярга җыена.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда квадроциклда юл-транспорт һәлакәтендә бала үлгәннән соң 52 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше ачылды.

«Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул хакта хәбәр итте.

Кичә кичке сәгать биш тирәсендә Татарстанның Югары Ослан районы Ключищи авылында юл һәлакәтендә бер бала үлгән, өч кеше имгәнгән, дип язган идек.

Тикшерү ачыклаганча, квадроцикл белән идарә итүче исерек хатын-кыз дустын һәм аның ике баласын Идел елгасы янына пристаньга илтеп куярга җыена. Юлда барганда ул идарәсен югалткан һәм зур тизлектә килгән килеш сарайга барып бәрелгән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, юл-транспорт һәлакәтендә ике яшьлек кыз бала үлгән. 11 яшьлек кызны әнисе һәм квадроцикл йөртүче хатын-кыз белән бергә хастаханәгә китергәннәр.

Әлеге вакыйгадан соң «Юлда йөрү кагыйдәләрен бозу, саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100