Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда автомобиль автобуска бәрелгән һәм яна башлаган
Автомобиль йөртүчесе, автобус пассажирлары һәм йөртүче зыян күрмәгән.
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанда җиңел автомобиль автобуска бәрелгәннән соң яна башлаган.
Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте бүген көндез Мамадыш трактында күпер астында булган. Автобуска килеп бәрелгәннән соң, Renault автомобиленә ут капкан.
Һәлакәт урынына янгын сүндерүчеләр килгән һәм янгынны сүндергән. Автомобиль йөртүчесе, автобус пассажирлары һәм йөртүче зыян күрмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз