news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җаек шәһәрендә Тукай исемен мәңгеләштерүгә зур көч куйган Разак Әбүзәров вафат

Мәрхүмне соңга юлга 22 июнь 9:00 сәгатьтә Җаекта озатачаклар.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казахстанның Җаек шәһәрендә профессор, педагогика фәннәре докторы Разак Әбүзәров вафат булган.

«Габдулла Тукай шәхесе белән тыгыз бәйләнешле олуг хөрмәткә ия шәхесебез бүген төнлә Җаекта бакыйлыкка күчте. Саубуллашу 22 июньдә 9:00 сәгатьтә Җаек шәһәре мөселман зиратында булачак. Урыны җәннәттә булсын», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова.

Гүзәл Төхвәтова әйтүенчә, Разак Әбүзәров көче белән 1995 елда Казахстанның Уральск (Җаек) шәһәрендә «Габдулла Тукайның Уральскидагы үзәге» ачылган булган.

«2001 елда Татарстан булышлыгы белән Җаекта Тукай һәйкәле дә булдырылды. 2006 елның 12 декабрендә Уральск каласында Габдулла Тукай музее ачылды. Бу эшләрне башкаруда Разак Әбүзәров зур хезмәт куйган. Ул Тукай музеенда „Тукай укулары»нда катнашты. Үзе белән бик матур, эчтәлекле күргәзмә дә алып килгән иде», — дип искә алды директор.

Әбүзәров Разак Абдрахман улы — педагог, педагогика фәннәре докторы (1984), профессор (1984).

1932 елның 16 июнендә Казахстан ССРның Алма-Ата өлкәсе Андреев районы Лепсинск авылында туган.

Алма-Ата педагогия институтын тәмамлый (1953), Алма-Ата өлкәсенең авыл мәктәпләрендә укыта, директор булып эшли. 1970 елдан Төньяк Казахстан гуманитар университетында, 1971–1996 елларда рус телен укыту методикасы кафедрасы мөдире (Уральск шәһәре).

1995 елдан Габдулла Тукай исемендәге Уральск иҗтимагый үзәге рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100