В. М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең элеккеге баш табибы җинаять кылуда шикләнелә

Ул хезмәт урыныннан файдаланып акча үзләштерү яки туздыруда гаепләнә

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Россия Тикшерү Комитеты ТР буенча идарәсенең Казан шәһәре Совет районы буенча тикшерү бүлегендә В. М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең баш табибы һәм Яшел Үзән муниципаль районы Васильево бистәсе советы депутаты 54 яшьлек Ф. Г. га карата җинаять эше кузгатылган. Ул РФ ҖК 160 нчы маддәсенең 3 нче часте (хезмәт урыныннан файдаланып акча үзләштерү яки туздыру), 286 нчы маддәнең 1 нче часте (вазифаи вәкаләтләрдән читкә чыгу) буенча буенча җинаятьләр кылуда шикләнелә.
Башлангыч фаразлар буенча, 2010 нчы елда Казанда, психиатрия хастаханәсенең баш табибы буларак Г., хастаханәдәге эшкә сәләтсез һәм туганнары булмаган пациентларның опекуны вазифаларын башкара. Ул шулай ук аларның законлы вәкиле булып, пенсияләрнең максатчан сарыф ителүе өчен җаваплы була.
2010 нчы елның гыйнварында, Г., опекун карамагындагыларның керемнәре, шул исәптән пенсияләре, алар мәнфәгатьләренә генә тотылырга тиешлеген белә торып, үз кулы астында эшләүче хезмәткәрләргә авыруларның шәхси счетыннан 15 мең сум акча салдырырга боерык бирә. Бу акчаларга бүлек өчен принтер, кабель һәм картридж сатып алына.
Шушы ук юл белән, 2010 ел дәвамында 215 мең сум салдырыла, бу акчага суыткычлар, картриджлар, принтерлар, монитор, телевизор, компьютер, компьютер өстәле һәм күпфункцияле җайланма сатып алына.
Г. гаебен танымаган. Хәзерге вакытта дәлилләрне туплауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Бу хакта РФ ТК ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.