Татарстанда үзенең әти-әнисен вәхшиләрчә үтергән ир кулга алынган

Үтерүнең сәбәбе – малларын үзләштерү

 (Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда ике пенсионерны үтерүдә шикләнелгән уллары 33 яшьлек Андрей Бареев кулга алынган. Бу хакта ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерик, 2013 нче елның 14 нче июнендә сәгать 19.30 полиция хезмәткәрләре Казанның Зорге урамындагы 6 нчы йортның бер фатирында үтерелгән 68 яшьлек ирнең һәм 63 яшьлек хатынының гәүдәләрен таптылар. Алар келәмгә төрелгән булган, куллары һәм аяклары скотч белән бәйләнгән, башларына целлофан пакетлар кидерелгән. Моннан тыш, кыйнау эзләре дә табылган.

ТР буенча ЭЭМ әлеге җинаятьне кылуда шик астына алып, пенсионерларның улын 33 яшьлек Андрей Бареевны эзләүгә игълан итте.

20 нче июньдә полиция хезмәткәрләре ирне ТР Югары Ослан районының Рус Макылы авылында кулга алган. Ул анда хатыны һәм кызы белән яшәгән. Кулга алынган ир гаебен тулысынча таныган.

Аның сүзләренчә, әти-әнисенең малын үзләштерү җинаять кылуның төп сәбәбе булган. Ир озак вакыт гаиләсез булган, ләкин соңыннан үги абыйсының элеккеге хатынына өйләнгән. Алар бергә Казанның Четаев урамындагы әти-әнисенең фатирында яшәгәннәр. Әти-әнисе кечкенә улларына ярдәм итәргә булганнар һәм торак мәйданын алыштырганнар – үзләре Зорге урамындагы ике бүлмәлегә күчеп, улларына 1 млн. сум биргәннәр.

Матур яшәргә теләгән Бареевның даими кереме булмау сәбәпле, акчаның күп өлеше мәгънәсезгә сарыф ителгән. Ул калган 400 мең сумга Югары Ослан районының Рус Макылы авылында йорт сатып алган. Корылма начар хәлдә булган, ләкин эшсез ирнең ремонка акчасы булмаган. Ул аларны әти-әнисеннән алырга карар кылган. Пенсионерлар, аның исерткеч эчемлек эчәргә яратуын белеп, малайларының үтенечен кире какканнар.

6 нчы июньнән 7 сенә каршы төндә Бареев кабат әти-әнисенә акча сорап килгән, ләкин уңай җавап алмаган. Шунда, аның сүзләренчә, ул балта алып әнисен, соңыннан әтисен үтергән. Әти-әнисенең җыйган 200 мең сумын алып, ул киемнәрен алмаштырган, кан эзләрен юган һәм өенә кайтып киткән.

Соңыннан шик астындагы ир Казанда һәм Йошкар-Олада качып йөргән.

Хәзерге вактыта кулга алынган Бареев җинаять турында мәгълүмат бирә.