Фарух Ташбаев эше буенча присяжныйлар коллегиясе составына 6 ир һәм 6 хатын-кыз кергән

Киләсе суд утырышы иртәгә була

 (Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). ТР Югары судында Яр Чаллы кызы Василиса Галицынаны көчләүдә һәм үтерүдә гаепләнүче Үзбәкстан Республикасы гражданины 30 яшьлек Фарух Ташбаевка карата җинаять эшен карау өчен присяжныйлар коллегиясен формалаштыру тәмамланган.

“Татар-информ” МА хәбәрчесенә суд матбугат секретаре Наталья Лосева хәбәр иткәнчә, коллегия составына 12 төп (6 ир һәм 6 хатын-кыз) һәм 5 өстәмә присяжный кергән. Шулай ук бүген присяжныйлар старшинаны сайлаган. Киләсе суд утырышы иртәгә була.