Казанда яшәүче ир-ат полицейскийларга урманда тапкан 200дән артык патрон тапшырган

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Казанда яшәүче ир-ат полицейскийларга урманда тапкан патроннар тапшырган.

61 яшьлек ир-ат металл ватыклары җыю белән шөгыльләнә. Күптән түгел ул Горки-Әмәт урманында йөргәндә бер чокырдан 7 тартма патрон салынган канистра табып алган.

Башта ул аларны өе янында яшереп куймакчы булган. Соңрак исә табылдык турында танышына сөйләп биргән, анысы патроннарны полициягә тапшырырга киңәш иткән.

Тәртип сакчылары ир-аттан 5*45 калибрлы 208 патрон алган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.