Казанда төтен баскан фатирдан хатын-кызны коткарганнар

Төтен ашарга пешерергә куеп, яна башлаган кастрюльдән чыккан.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Казанда Россия гвардиячеләре төтен баскан фатирдан хатын-кызны коткарган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия гвардия идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Гвардиячеләр патруле Казанның Кояшлы урамындагы бер йорт яныннан үтеп барганда беренче каттагы фатир тәрәзәсеннән чыккан куе төтенне күреп ала. Патруль башлыгы тәрәзәгә карап, бүлмәдә караватта өлкән яшьтәге хатын-кыз ятуын күргән. Ишек-тәрәзә шакыганга ул җавап бирмәгән. Шуннан соң хәрби хезмәткәрләрнең берсе тәрәзәне ачып фатирга кергән һәм йоклаган хатын-кызны уяткан.

Ачыкланганча, кухнядагы плитәдә пешерергә куйган ризык янып беткән, фатирны төтен баскан. Хәрби хезмәткәрләр газны сүндереп, плитәдән кастрюльне алып куйган.

Коткарылган хатын-кыз хәрби хезмәткәрләргә вакытында күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт әйткән.