ЮХИДИ Казанда пассажирлар зыян күргән ике транспорт һәлакәте шаһитларын эзли

Ике һәлакәт тә бер үк көнне Ершов һәм Несмелов урамнарында булган.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). ЮХИДИ Казан транспорты пассажирлары зыян күргән ике юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«17 майда Несмелов урамында 7нче йорт янында троллейбус салонында 67 яшьлек ир егылып төшкән. Шул ук көнне Ершов урамындагы 8нче номерлы йорт янында автобуста 67 яшьлек хатын-кыз егылган», - дип сөйләделәр ЮХИДИдә.

Нәтиҗәдә, өлкән яшьтәге пассажирлар күкрәк читлекләрен җәрәхәтли, ә ике машина йөртүче дә юл-транспорт һәлакәте урыныннан китә.

Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге һәлакәт шаһитларын (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннары буенча элемтәгә керүләрен сорый.