Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама районында юл кырыена төшеп киткән “сигезле” машинасы йөртүчесе һәлак булган
Юл-транспорт һәлакәте Түбән Кама – Прости юлының беренче километрында килеп чыккан.
(Казан, 20 май, “Татар-информ”). Түбән Кама районында юл кырыена төшеп киткән “сигезле” машинасын йөртүче һәлак булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген иртән юл-транспорт һәлакәте Түбән Кама – Прости юлының беренче километрында килеп чыккан. 55 яшьлек “сигезле” йөртүчесе, тизлекне арттырып, каршы як хәрәкәт юлына чыккан һәм юл кырыена әйләнеп төшеп киткән.
Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче урында ук үлгән. 27 яшьлек пассажирын сыдырылулар, имгәнүләр белән хастаханәгә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз