Минзәләдә ике парашютчы һәлак булган

Ир-атларның берсенә - 34, икенчесенә 46 яшь булган.
(Казан, 20 май, "Татар-информ"). Минзәләдә ике парашютчы егылып һәлак булган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га фаҗигале хәл шаһитлары.Кичә кич район аэроклубында спортчылар парашют белән сикерү күнегүләре үткәргән. Кайсыдыр бер мизгелдә ике парашют һавада бер-берсе белән буталышкан һәм җиргә егылып төшкән.Ит-атларның берсе “Ашыгыч ярдәм” машинасында үлгән, икенчесе – район хастаханәсендә яшәүдән туктаган.Әлеге фаҗигале хәл белән яхшы таныш кешенең сүзләренчә, ир-атларның берсенә – 34, икенчесенә 48 яшь булган.