Татарстанда нефть продуктлары төягән баржа төпкә утырган

Зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк

  (Казан, 20 май, «Татар-информ»). Татарстанда4 254 тонна нефть продуктлары төягән баржа төпкә утырган килеш  2 тәүлектән артык тора. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте белдергәнчә, Алексеевск районы турысында Кама елгасында 1476 км арада баржаның төпкә утыруы турындагы хәбәр 18 майда төнге сәгать 2дә килгән.

Комга терәлү нәтиҗәсендә корпуска зыян килмәгән. Шулай ук зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк.

20 май сәгать иртәнге 6 га булган мәгълүматларга караганда, баржа янына насос станциясе килгән, ул нефть продуктын суыртачак. Хәзер һәлакәт урыныннан 5 км ераклыкта булган буш баржаның килүе көтелә. Бу эшләрне бүген кичке 18.00 сәгатьтә төгәлләү ниятләнә.