ТР Транспорт милициясе гражданнарны җәй айларында җинаятләр саны артуы хакында кисәтә

2009 ел башыннан транспортта 940 җинаять эшләнгән
(Казан, 20 май, «Татар-информ», Артур Еникеев). Җәйге яллар вакыты җитә, статистикадан күренгәнчә, нәкъ җәйге чорда елга, тимер юл һәм һава транспортында иң күп җинаять эшләнә.
Моның белән бәйле рәвештә РФ Эчке эшләр министрлыгының Идел-Нократ Транспортта эчке эшләр идарәсенең линия идарәсе җитәкчесе Наил Салихов бүген “Җәйге чорда транспорт җинаятьләрен профилактикалау” темасына багышланган матбугат конференциясе үткәрде.
2009 елның 4 аенда транспортта 940 җинаять теркәлгән, 434е ачылган. 361 очрагы авыр һәм аеручы авыр җинаятьләргә керә. Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 95 җинаять ачыкланган. 496 грамм наркотик матдә алынган, шул исәптә 342 грамм героин. Тагын 34 җинаять коралларның законсыз әйләнеше белән бәйле.
Наил Салихов юлда җинаятьчеләрнең корбаны булмас һәм көтелгән ялны бозмас өчен тимер юл транспорты хезмәтеннән файдаланучы гражданнарны күршеләренә һәм юлдашларына ышанып бетмәскә, кыйммәтле әйберләрен калдырып йөрмәскә һәм бик игътибарлы булырга чакырды. “Шулай ук зур суммада акчаны үзегез белән йөртмәгез, пластик картадан файдалану ышанычлы һәм куркынычсызрак”, - дип билгеләп үтте ТР транспорт милициясе җитәкчесе.
Соңгы вакытта тимер юлда җәрәхәтләнү очраклары арту проблемасына да игътибар бирелде. 2009 елның узган чорында Транспортта эчке эшләр идарәсенең Казан линия идарәсе хезмәт күрсәтә торган участокта 29 кеше җәрәхәтләнгән, шул исәптә 2 балигъ булмаган бала. Моның белән бәйле рәвештә, Наил Салихов шәһәр янындагы тимер юл участокларын койма белән уратып алу мәсьәләсен күтәрде. Статистикадан күренгәнчә, бәхетсезлек очракларының күбесе станциядән ерак түгел участокта була.