news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сокуры бистәсендә арбалеттан ук белән атып песине яралаганнар

Ук кадалган мәчене хуҗасы табып алган.

Сокуры бистәсендә арбалеттан ук белән атып песине яралаганнар

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Лаеш районының Сокуры бистәсендә билгесез кешеләр арбалеттан ук белән атып яралаган песинең фотосы социаль челтәрләрдә чыкты.

Мәчене шундый хәлдә хуҗасы табып алган. Аның алдагы язмышы билгеле түгел.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар билгеләп үткәнчә, әлеге ук берничә көн элек Васильево бистәсендә бер этнең тәненә кадалган укка бик тә охшаган.

«Татар-информ» агентлыгы Васильево бистәсендә муенына кадалган ук белән берничә көн йөргән этне коткарулары хакында хәбәр иткән иде. Этне тотып клиникага озатканнар, шуннан соң приютка алып киткәннәр. Әмма күптән түгел Стрелок (Васильевода яшәүчеләр эткә шундый кушамат таккан) кабат урамга әйләнеп кайткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot