Алабугада дүрт кеше талпаннан зыян күргән

Бүген гигиена һәм эпидемиология үзәге филиалы белгечләре тарафыннан шәһәрне талпаннардан интенсив эшкәртү алып барыла.

(Алабуга, 20 апрель, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). 12 марттан бирле Алабуга медикларына талпаннардан зыян күреп дүрт кеше мөрәҗәгать иткән инде. Бәхеткә, бөҗәкләрнең берсе дә энцефалитлы булмаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Җылы яз талпаннарның иртә уянуына сәбәп булды. Бүген гигиена һәм эпидемиология үзәге филиалы белгечләре тарафыннан шәһәрне талпаннардан интенсив эшкәртү алып барыла. Авыл территорияләре дә игътибардан читтә калмаячак.

«Эшләр 8 апрельдә башланды. Хәзер зиратлар, Алабуга шәһәрчеге һәм шәһәр парклары эшкәртелде инде. Эшкәртүдән соң без нәтиҗәлелеккә контроль үткәрәбез. Әгәр дә ул вакытта талпаннар табылса, өстәмә чаралар күреләчәк. Барлык мәгълүмат Роспотребнадзорга тапшырылачак», — дип сөйләде эпидемиология бүлеге мөдире Ирина Даровских.

Талпаннардан комплекслы эшкәртү белән беррәттән, кимерүчеләргә каршы эшкәртү дә бара, алар шулай ук куркыныч авыруларны таратучылар булып тора. Дезинфекциягә гаризалар шәхси затлардан да кабул ителә.

Бүген үткәрелә торган җитди эшкә карамастан, талпаннар корбаны булмас өчен, саклык чаралары турында онытмаска кирәк.