420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Мәскәү районында җиде автомобиль катнашында авария булган, дип хәбәр итә Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.
Юл-транспорт һәлакәте кичә Декабристлар урамындагы 114нче йорт каршында килеп чыккан. 26 яшьлек «Фольксваген» шоферы каршы як полосага чыгып, «Мазда», «Лада Гранта», «Фольксваген» һәм «Шевроле» автомобильләре белән бәрелешкән. «Гранта» 14нче модель «Лада» һәм «Фиат» машиналарына бәрелгән.
Төрле тән җәрәхәтләре алган 45 яшьлек «Гранта» шоферын хастаханәгә озатканнар.