Башкортстанда табиблыкка укучы кыз җинаяте

Шәһәрдәге медицина колледжында укучы бер талибә үзенең дус кызын чәнчеп үтерде
(Уфа, 20 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә коточкыч вакыйга булды.
Шәһәрдәге медицина колледжында укучы бер талибә үзенең дус кызын чәнчеп үтерде. Ул аңа ун тапкыр пычак белән кадаган. Шушы җинаятьтә шикләнеп кулган алынган талибә кыз үзенең гамәлен саклану чарасы гына дип акланырга тырыша. Имеш, аңа дус кызы, бераз кәеф ачып кич утырганнан соң, беренче булып үзе пычак белән кизәнә башлаган. Шуннан соң гына сакланырга мәҗбүр булдым, ди кулга алынган кыз.
Әмма милиция хезмәткәрләре һәм махсус тикшерү төркеме моның явызлык белән эшләнгән булуына шикләнми. Саклану өчен генә бер кешегә ун тапкыр пычак белән чәнчү башка сыймаслык хәл, дип белдерә хокук саклаучылар. Кеше җанын кыйган кыз тикшерү бүлегенә ябылган һәм аңа карата җинаять эше ачылган.