Төркиянең көньяк-көнбатышында җир тетрәгән

Денизли хакимияте җир тетрәү нәтиҗәсендә корбаннар булмавын хәбәр иткән.
(Казан, 20 март, “Татар-информ”). Төркиянең көньяк-көнбатышында 5,5 балл магнитудалы җир тетрәү булган. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.Төркия хөкүмәте каршындагы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, җирле вакыт буенча 09.34 сәгатьтә Денизли провинциясе Аджыпаям районы тирәсендә җир тетрәве теркәлгән.Җирле вакыт буенча 09.38 һәм 09.41 сәгатьләрдә 28 тирбәнеш, шул исәптән 4,8 һәм 4,5 балл магнитудалы тетрәнүләр билгеләнгән.Денизли хакимияте җир тетрәү нәтиҗәсендә корбаннар булмавын хәбәр иткән.