Тикшерү “Адмирал” сәүдә үзәге арендаторына һәм аның урынбасарына гаепләү белдерде

Гаепләнүчеләрнең икесе дә сак астында

  (Казан, 20 март, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе тикшерү органнары “Заря” ҖЧҖ директоры (“Адмирал” сәүдә үзәге арендаторы) 30 яшьлек Гусейн Гахрамановка һәм аның урынбасары 34 яшьлек Николай Каекинга гаепләү белдерде, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин.
Маркин белдергәнчә, ике ир-ат та РФ Җинаять кодексының 219 нчы маддәсе 3 нче өлешендә ("Саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кеше үлеменә китергән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән") күздә тотылган җинаять эшендә гаепләнә.
Искәртеп узабыз, элек Казанның Совет районы суды тикшерүнең Каекинны һәм Гахрамановны кулга алу турындагы ходатайствосын канәгатьләндергән иде. Бүген ТР Югары судында адвокатның Гахрамановка иреген чикләү белән бәйле булмаган чара сайлау үтенечен белдергән шикаяте каралды. Әмма ТР Югары суды район суды карарын законлы дип таныды һәм үзгәрешсез калдырды.
Тикшерү гаеләнүчеләр Каекин белән Гахраманов арендага алган сәүдә үзәгендә янгын сүндерү һәм төтен чыгару системалары куелмаган, шулай ук янгын куркынычсызылыгы буенча тиешле документлар расланмавын белдергән иде. Алар - фаҗига килеп чыгу сәбәпләренең берсе. Гахраманов гаебен өлешчә таныды, ә Каекин юк.
“Җинаять эшен тикшерү кысаларында тикшерү җинаять кылуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны ачыклаячак. Тикшерү комитеты бу фаҗигадә гаепле булган барлык затлар да тиешле җәзасын алсын өчен җинаять җаваплылыгына тартачак”, - дип ассызыклады Россия тикшерү комитеты вәкиле.