Казанда «Пражский клуб» ресторанында янгын чыккан

15 кеше эвакуацияләнгән

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Казанда Ибраһимов проспекты, 89 йортта урнашкан «Пражский клуб» ресторанында янгын чыккан.
12.40 сәгатьтә ресторан торбасыннан көчле төтен чыгуы турында хәбәр иткәннәр.
Һәлакәт урынына янгын сүндерүчеләр килде. Янгын икенче дәрәҗә катлаулылыкта иде, дип белдерделәр “Татар-информ” МА на ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Якынча мәгълүматларга караганда, янгын чыгуның сәбәбе – аш бүлмәсендә газ плитәсе сыгынтысына (вытяжка) ут кабу.
Янгын 2 кв метрга зыян китергән. Рестораннан 15 кеше эвакуацияләнгән, зыян күрүчеләр юк.
12.47 сәгатьтә янгын сүндерелгән.