“Адмирал” сәүдә үзәге арендаторын яклаучының сак астына алу турындагы суд карары буенча шикаяте канәгатьләндерелмәде

ТР Югары суды Казанның район суды карарын үзгәрешсез калдырды

 (Казан, 20 март, «Татар-информ», Юлия Ревина).Татарстанның Югары суды “Заря” ҖЧҖ директоры (“Адмирал” сәүдә үзәге арендаторы) Гусейн Гахрамановны яклау шикаятен канәгатьләндермәде һәм ул сак астында калды, дип белдерде “Татар-информ” МА на суд матбугат секретаре Наталья Лосева. Шулай итеп, ТР Югары суды Казанның район судының Гахрамановны агымдагы елның 11 маена кадәр сак астында калдыру турындагы карарны законлы дип таныды.
Ул шулай ук Гахрамановның адвокаты судтан ирегеннән мәхрүм итү белән бәйле булмаган чара сайлауны сорады, дип ачыклык кертте.
Искәртеп узабыз, 13 мартта Казанның район суды тикшерүнең Гусейн Гахрамановны сак астына алу турындагы ходатайствосын канәгатьләндерде. Ул РФ Җинаять кодексының 219 нчы маддәсе 3 нче өлешендә ("Саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кеше үлеменә китергән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән") күздә тотылган җинаять эшен тикшерү кысаларында тоткарланган.
Казанның “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын 11 мартта чыкты. Фаҗига нәтиҗәсендә 17 кеше үлде, тагын ике кеше хәбәрсез югалган дип санала. Бу эшне тикшерү кысаларында 7 кеше кулга алынган.