news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спас районында машинага иптәшләрен утыртып бозга алып кергән ир-атка штраф салганнар

Автомобиль хуҗасы «Ока» белән Иделгә кергән һәм дуслары белән балык тотарга уйлаган.

Спас районында машинага иптәшләрен утыртып бозга алып кергән ир-атка штраф салганнар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Спас районында автомобильгә иптәшләрен утыртып бозга кергән балыкчыга штраф салганнар. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Идел елгасы бозында ак машина торуын хәбәр иткәннәр. Мөрәҗәгать итүче әйтүенчә, машинада өч кеше булган, боз ярылса, аларның барысы да батыр дип борчылган.

Министрлыкта билгеләп үткәнчә, Куйбышев сусаклагычында ярылган урыннар бар, анда боз калынлыгы 20 сантиметрдан артмый.

Өстәвенә, соңгы көннәрдә Татарстанда җылы һава торышы тора, шуның аркасында республикада барлык боз кичүләрен яптылар.

Урынга суднода Кама Тамагы Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары килде. Балыкчылар үзләре ярдәмгә мохтаҗ булмаганнар, ләкин автоларның бозга чыгуны тыю турындагы канунны бозган өчен, автоны ярга кадәр озатканнар, ә хокук бозучыларга хокук тәртибен саклаучыларга тапшырганнар.

40 яшьлек машина йөртүчегә каршы су объектларында кешеләрнең гомерен саклау кагыйдәләрен бозу, билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән автомобиль белән идарә итү һәм табигать ресурсларын саклау һәм файдалану кагыйдәләрен бозу турында беркетмәләр төзелде.

Гомумән алганда, ир-атны 4,5 мең сумга штраф салганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100