Татарстанда февраль аеның 19 көнендә 205 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

17-19 февраль көннәрендә аек булмаган хәлдә 73 транспорт чарасын йөртүче тоткарланган.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында 17-19 февраль көннәрендә аек булмаган хәлдә 73 транспорт чарасын йөртүче, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыгуның - 188,  балаларны транспортта махсус утыргычсыз утыртып йөрү - 262  һәм куркынычсызлык каешын кулланмауның 1645 факты ачыкланган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада февраль аеның 19 көнендә 205 юл-транспорт һәлакәте булып, аның нәтиҗәсендә 20 үлгән һәм 240 кеше төрле җәрәхәтләр алган.