Яңа туган баласын үләргә калдырган анага карата хөкем чыгарылган

Нурлат районы суды Мөхәммәтҗанованы 1,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Нурлат районара тикшерү бүлегендә тупланган дәлилләр 43 яшьлек Тәнзилә Мөхәммәтҗановага карата хөкем чыгару өчен җитәрлек дип табылган. Ул РФ Җинаять кодексының 106 нчы маддәсе (ананың яңа туган баласын үтерүе) буенча гаепле дип табылган.

Тикшерү һәм суд тарафыннан ачыкланганча, 2013 нче елның 26 нчы августыннан 27 сенә каршы төндә Нурлат шәһәрендә, Лесная урамы буенча урнашкан өендә вакытта, Мөхәммәтҗанова кыз бала таба. Аннан соң, баланың кендеген кисмичә һәм аны тазда калдырып йокларга ята. Аны иртән яшәү билгеләре юкка чыккан халәттә табып, хатын аны үз участогы территориясендә күмеп куя.

Шулай ук Мөхәммәтҗанованың, үзенең йөкле икәнен белә торып, гинекологка учетка басмавы һәм медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итмәве ачыкланган. Бала исә җитлегеп туган.

Т.Мөхәммәтҗанова гаебен таныган. Тикшерүче үтенече белән, аңа карата сак астына ябу чарасы сайланган.

Нурлат районы суды Мөхәммәтҗанованы 1,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән, ул җәзасын колоние-поселениедә үтәячәк. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.