ТР Алабуга районындагы авариядә тулы гаилә һәлак булган

М-7 автомобиль юлының Алабуга участогында килеп чыккан һәлакәт турында мәгълүматлар билгеле булды

 (Алабуга, 20 февраль, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Кичә кич коточкыч фаҗига нәтиҗәсендә тулы гаилә - әниләре һәм ике кызы – һәлак булды. Кызларга 10 һәм 12 яшь булган.

Юл-транспорт һәлакәте ТР Алабуга районының Яковлево авылына якын юлда килеп чыккан. “Хонда” автомобиленең 60 яшьлек йөртүчесе Казан ягыннан хәрәкәт иткәндә, каршы як полосага чыккан. Монда чит ил машинасы йөк машинасы белән бәрелешкән. Җиңел машинаның йөртүчесе һәм пассажирлар урында ук һәлак булган.

“Бу җиңел машина йөртүчесенең гаебе: ул һава шартларын да, бозлавыкны да, күрү мөмкинлегенең начар булуын да исәпкә алмаган. Ул маневрның куркынычсызлыгын тикшермәгән, ә менә йөк машинасы йөртүчесе кагыйдәләр буенча хәрәкәт иткән”, - дип аңлатма бирде Алабуга ЮХИДИ башлыгы Илназ Вәлиев.

Һәлак булган гаилә һәм “Хонда” йөртүчесе – Киров өлкәсеннән. Йөк машинасы йөртүчесе һәлакәттә зыян күрмәгән.

Билгеләп үтик: быел бу М-7 автомобиль юлының Алабуга участогында һәлак булучылар белән беренче фаҗига.