news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бу җәйдә Татарстанда 13 яңа пляж ачарга ниятлиләр

Узган ел Татарстанда 94 кеше батып үлгән, шуларның сигезе – балалар.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстанда бу җәйдә 13 яңа пляж ачарга ниятлиләр, алар республиканың 10 районында барлыкка киләчәк. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Рафис Хәбибуллин шулай дип белдерде.

Ведомство башлыгы искәрткәнчә, узган ел республикада 14 яңа пляж җиһазландырылган, җиде массакүләм ял урынында коткару постлары куелган.

«Судагы бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре – исерек хәлдә һәм җиһазландырылмаган урыннарда су керү. Шуны билгеләп үтәсем килә, бары тик җиһазландырылган пляжларда ял итү генә сәламәтлеккә куркыныч тудырмый. Республика территориясендә барлыгы 48 пляж бар», - дип искәртте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы.

Хәбибуллин сүзләренчә, узган ел Татарстанда 94 кеше батып үлгән, шуларның сигезе – балалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100