Татарстанда бер елда янгын турында хәбәр итә торган 84 меңнән артык прибор куйганнар

2016 елдан башлап әлеге приборлар ярдәмендә 119 кеше янгыннан котылып калган, аларның иллесе — балалар.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Татарстанда бер елда янгын турында хәбәр итә торган 84 меңнән артык прибор куйганнар. Бу хакта Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин сөйләде.

Ведомство башлыгы сүзләренчә, 2016 елдан башлап 80 мең йортта 251 меңнән артык прибор куелган.

«Бу эшнең нәтиҗәле булуы күренә. Барлыгы 59 прибор янгын турында хәбәр биргән. Нәтиҗәдә 119 кеше, янгыннан котылып калган, аларның иллесе — балалар», — диде Рафис Хәбибуллин.

Ведомство җитәкчесе Алексеевск районында 14 яшьлек үсмернең янгын чыккан йорттан өч энесен коткаруын мисал итеп китерде.

«Безнең герой тәрәзәне ваткан һәм энекәшләрен коткарган. Моның өчен аңа тау велосипеды бүләк иттек», — диде Хәбибуллин.