Казанның Авиатөзелеш районында шәхси йорт яна

Янгын Циолковский урамындагы зур булмаган өйдә чыккан.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Авиатөзелеш районында шәхси йортта янгын чыккан.

Янгын Циолковский урамындагы зур булмаган шәхси йортта чыккан. Һәлакәт урыныннан видеоларны «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар җибәрде.

Аларның сүзләренчә, янгынның күрше корылмаларга күчү куркынычы бар.