news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда янган йортны сүндергәндә хуҗасының мәетен тапканнар

Киров районында шәхси агач йорт янган, янгын мәйданы 48 квадрат метр тәшкил иткән.

Казанда янган йортны сүндергәндә хуҗасының мәетен тапканнар

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда янган йортны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр хуҗасының мәетен тапкан. 

«Бүген төнге 2.41 сәгатьтә 101нче янгын сагы номерына Киров районының Кояшлы урамында янгын чыгуы турында хәбәр килде. Бүрәнәдән салынган шәхси йорт янды, янгын мәйданы 48 квадрат метр тәшкил итте», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.   

Янгын сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр һәлак булган 77 яшьлек хуҗаның мәетен тапкан. Хәзерге вакытта ут чыгуның сәбәбе ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100