Әлмәт кешесе айфонсыз һәм акчасыз калган

Ул мошенникларга 20900 сум акча күчергән.

(Әлмәт, 20 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә яшәүче 32 яшьлек ир-ат айфонның җиденче моделен сатып алырга теләгән һәм мошенниклар корбаны булган. Бу турыда район басмасы Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенә сылтама белән хәбәр итә.

Зыян күрүче сөйләгәнчә, ул интернет челтәре аша бәясе рәсми кибеттәгедән түбәнрәк булган айфон сатып алырга ниятли. Әлеге кибет Новосибирскида урнашкан булган.

Сатучы Әлмәт кешесенә телефоннарны АКШтан сатып алуы турында сөйләгән. Ул товарны транспорт компаниясе аша җибәрергә вәгъдә итеп, аны китерү өчен 600 сумны алдан түләргә тәкъдим иткән. Мөрәҗәгать итүче аннан түләү өчен исәп-хисап реквизитларын һәм акчаны күчерү өчен килешүне сораган. Электрон почтага документлар килгәч, әлмәтле хатынының банк картасы аша сатучының банк хисабына 20900 сум күчергән.

Билгеләнгән вакытны көтеп тормыйча, ир сатучыга шалтырата башлаган. Аңа хәзерге вакытта складка бөтен товар килеп җитмәгән, дип җавап кайтаралар һәм килеп туган хәлне төзәтергә вәгъдә биргәннәр. Берничә көннән соң гариза бирүче, сатучының социаль челтәрдән чыгуын һәм мессенжердан файдаланудан туктавын күреп ала.

Шуннан соң әлмәтле социаль челтәрнең берсендәге «Новосибирск» төркеменә керә һәм төркем администраторына килеп туган хәл турында сөйли. Берничә минуттан соң ул кибетнең ишекләре ябык һәм «Эчке эшләр идарәсенә мөрәҗәгать итегез, кибет ябылды» дигән табличка булган фоторәсем ала. Бүгенге көндә полиция хезмәткәрләре бу хәлнең барлык шартларын тикшерә, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.