news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 62 яшьлек ир үз йортында янып үлгән, ялкын күрше бинага да күчкән

Янгын бүген төнлә Киндерле бистәсендә чыккан.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда 62 яшьлек ир-ат үз йортында янып үлгән, ялкын телләре күршедәге бинага да күчкән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген төнлә Киндерле бистәсендә зур булмаган шәхси йортта янгын чыккан. Ялкын телләре күршедәге ике катлы йортның түбәсенә дә күчкән. Янгынның гомуми мәйданы 35 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгынны сүндергән вакытта ут белән көрәшүчеләр 62 яшьлек ир-атның мәетенә юлыккан.

Янгын электр җиһазын куллану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100