news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэриясе киләсе Яңа елда пиротехника эшләнмәләре сатуны чикләргә ниятли

Быел Казанда 6 кеше пиротехникадан зыян күрде, бер фатирда янгын чыкты.

Казан мэриясе киләсе Яңа елда пиротехника эшләнмәләре сатуны чикләргә ниятли
архив

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Казан шәһәре Башкарма комитеты киләсе Яңа ел алдыннан пиротехника эшләнмәләре сатуны чикләргә ниятли. Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Яңа елга кадәр, 21-30 декабрь көннәрендә пиротехника сатуны чикләргә дигән тәкъдим бар. Без Казанда пиротехника эшләнмәләрен куллану өчен дүрт мәйданчыкны юкка гына билгеләмәдек. Аларда медицина һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кизү торды, әмма бөтен кеше дә анда килмәде», - диде спикер.

Ул Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 6 кешенең пиротехникадан зыян күрүен, шулай ук бер фатирның тәрәзәсеннән петарда кереп, янгын чыгуын искәртте.

«Пиротехника сатуны чикләү мәсьәләсе җентекләп тикшерүне таләп итә, без үз тәкъдимебезне җиткерәчәкбез. Чикләүләр кертеп кенә әлеге проблеманы хәл итү мөмкин түгел, әмма без пиротехника белән махсус оешмалар эшләсен иде дигән фикердә торабыз. Бу мәсьәләне хәл итү юлын табарбыз дип уйлыйм», - диде Тимерханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100