news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургтан Казанга күргәзмәдә катнашырга килүчеләр утырган автобус ауган

Авария Красноуфимск шәһәре янында булган.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Екатеринбургтан Казанга килүче, этләр күргәзмәсендә катнашучылар утырган автобус ауган. Бу хакта E1.RU басмасы хәбәр итә.

Басма мәгълүматлары буенча, «Хендэ» микроавтобусы Красноуфимск шәһәре янында кюветка төшеп киткән.

Транспорт чарасында өч кеше һәм дүрт эт булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, авариядә беркем дә зыян күрмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100